news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кислород ачлыгы һәм шешләр»: карбыз сыйфатын өйдә ничек тикшерергә

news_top
«Кислород ачлыгы һәм шешләр»: карбыз сыйфатын өйдә ничек тикшерергә
Фото: © Владимир Васильев / "Татар-информ"

Карбыз сатып алганда юлда яки санкцияләнмәгән урыннарда түгел, ә кибеттә сатыл торганнарына өстенлек бирергә кирәк. Бу хакта медицина фәннәре докторы, диетолог Маргарита Королева сөйләде, дип яза «Радио 1» сайты.

«Карбызның буй-буй рәсеме ачык төстә һәм аерымачык күренеп торырга, суккалаганда эче куыш кебек тавыш чыгарырга, сабагы коры булырга тиеш – бу карбызның өлгергән булуын күрсәтә», – дип аңлаткан ул.

Яртыга яки чиреккә кисе сатыла торган карбызларны алырга ярамый, чөнки карбызның баллы йомшак өлешендә бактерияләр бик тиз үсә һәм үрчи.

«Юл буйларында сатыла торган карбызларда авыр металл тозлары булырга мөмкин, бигрәк тә алар тиешсез шартларда, тиз үстерү өчен нитрат кебек ашламалар кулланып, үстерелгән булса. Нитратлар сәламәтлеккә бары тик зыян гына сала. Алар кан составындагы гемоглобин белән бик тиз реакциягә керә, нәтиҗәдә организм күзәнәкләре дәрәҗәсендә кислород ачлыгы башланырга мөмкин. Нитратлар шулай ук яман шеш килеп чыгуга да этәргеч була ала», – дип сөйләгән белгеч.

Шулай ук ул карбызның яраклылыгын тикшерү серләрен дә уртаклашкан.

«Карбызның кызыл йомшагын алып, сулы стаканга салырга кирәк: әгәр су кызыл төскә керә икән, бу карбызны ашарга киңәш ителми», – дигән Королева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар