Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кискен вируслы авыруларның барысын да дәвалый торган дару нинди?

Яман шешкә каршы препаратның вируска каршы үзлекләре ачыкланган.

news_top_970_100
Кискен вируслы авыруларның барысын да дәвалый торган дару нинди?
https://pixabay.com

Бөекбританиянең галимнәре простата яман шеше булганда кулланыла торган препаратның вируска каршы үзлекләрен ачыклаган һәм аны COVID-19 авыруын дәвалаганда файдалы дип тапкан. Экспертлар фикеренчә, киләчәктә бу дару ОРВИны дәвалаганда иң көчлесе булачак. «Лента.ру» сайты MedicalXpress басмасына сылтама белән шул хакта хәбәр итте.

Үсемлекләрдән ясала торган тапсигаргин дигән матдә SARS-CoV-2 коронавирусына, салкын тигәндә була торган коронавируска, А гриппы вирусына һәм кешедәге респират-синцитиаль вируска каршы яхшы чара була икән.

Аз дозада кулланганда ул ОРВИ китереп чыгара торган өч төп типка иммунитет җавабын көчәйтә. Тапсигаргин матдәсе 48 дәвамында вирус таралуны тоткарлап тора. Кеше аңа ияләшми, башка препаратлардан күпкә нәтиҗәлерәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100