news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кискен инфарктның нинди гадәти булмаган билгеләре бар?

Спазмнар, сару кайнау, эч күбү һәм корсак мускуллары киеренкелеге дә бу авыру турында кисәтергә мөмкин.

news_top
Кискен инфарктның нинди гадәти булмаган билгеләре бар?
pixabay.com/ru

Эч күбү һәм эч авырту кискен миокард инфаркты турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, кардиолог Ирина Литвяковага сылтама белән РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, әлеге авыруның кискен формасы булганда еш кына хәлсезлек, тын кысылу һәм салкын тир бүленеп чыгу күзәтелә, шуңа өстәп йөрәк өлешендә авырту да була. Бу очракта гәүдә торышын үзгәртү һәм анальгетиклар кабул итү булышмый, диде ул.

Әмма кискен инфарктның гадәти булмаган билгеләре дә бар. Белгеч бу билгеләргә «астматик форма”га карый торган коры ютәл, тын кысылу һәм күкрәктә кысып авырту керә, диде.

Спазмнар, сару кайнау, эч күбү һәм корсак мускуллары киеренкелеге дә бу авыру турында кисәтергә мөмкин.

Моннан тыш, инфарктка хас булмаган билгеләргә ул умыртканың күкрәк өлеше һәм аскы казналыклар авыртуын да кертте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар