Кишерле бутерброд
Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәевадан кишерле бутерброд ясау тәртибен тәкъдим итәбез.
Бутерброд өчен: 1 батон, 2 эре чи кишер, 2 тырнак сарымсак, 150 грамм каты сыр, 4 аш калагы майонез, бер чеметем борыч.
Эш тәртибе: батонны кисәргә һәм табага тезәргә, мичтә йөзе килгәнче кызартып алырга.
Кишерне, сарымсакны, сырны вак угычтан уарга, бер чеметем борыч сибәргә һәм майонез салып болгатырга.
"Бутербродлар кетердәп торачак, бик тәмле", - дип язган Гүзәл ханым.