news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кишерле алма пирогы

Бүген сезгә куертылган сөт белән кишерле алма пирогы тәгъдим итәм.

news_top
Кишерле алма пирогы
Камыр өчен:  200 мл җылы сөт, 200 мл кайнаган җылы су, 35-40 гр юеш чүпрә, 2 аш к. шикәр комы, 1 аш к. майонез, 1 б.к. тоз, 100-110 мл көнбагыш мае һәм югары сортлы он.

Барысын бергә кушып камыр басабыз да, җылы урынга томалап куябыз. 
 
Бу пирог эчлеген гадәттә кышка әзерлибез. Моның өчен: 3 кг кишер, 3,5 кг алма, 1 лимон, 3 әфлисун, 2,4 кг шикәр комы кирәк. 

Барысын да иттарткыч аша чыгарабыз. Кишергә 2 кг шикәр комы салып аны 30 мин кайнатабыз. Шуңа алма белән 2 ст шикәрне болгатып, тагын 20 мин утта тотабыз. Соңгы ун минутта лимон һәм әфлисунны да салып җибәрәбез. Эчлек әзер. 

Камыр җәеп башта эчлекне җәябез, өстенә чамалап куертылган сөт агызабыз һәм вакланган әстерхан чикләвеге сибәбез. 

180 градуска кадәр кызган мичтә пешерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар