Кишер маринадлау рецепты
Уңган хуҗабикә Гөлнара ападан кишер маринадлау рецептын тәкъдим итәбез. Әгәр кишерләрнең матурларын кышка сакларга куйгансыз, ә вакларын, төрлечә бормаланып үскәннәрен нишләтергә белмичә баш ватасыз икән, бу рецепт сезнең өчен.
3 литрлы банкага: 3 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 8-9 аш кашыгы аш серкәсе, тәмләткечләр.
Банкаларга тәмләткечләр һәм чистартылган кишер тутырырга, кайнар су коярга, суы суынганчы тотарга. Берничә тапкыр шулай эшләсәгез була.
"Мондый кишер болай ашарга да, шулай ук ашларга салырга да тәмле була", - ди хуҗабикә.