Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кишер һәм кара җиләк ашап күзне яхшыртып буламы?

Кишерне көн саен килолап ашасаң да, организм тәүлеклек норманы гына үзләштерә, калганы эчәктән чыгып китә.

news_top_970_100
Кишер һәм кара җиләк ашап күзне яхшыртып буламы?
https://pixabay.com

Кишер һәм кара җиләктә (черника) файдалы матдәләр күп. Тик аларны күп итеп ашап кына күз күремен яхшыртып булмый. Организм витаминнар һәм файдалы микроэлементларны запаска туплап куя алмый. Бу турыда табиб-офтальмолог Вячеслав Куренков «Спутник» радиосына интервьюда сөйләгән.

Кишер һәм кара җиләк ашап күз күремен яхшыртып була дигән сүз — миф, ди ул.

«Килолап кишер, кара җиләк ашарга кирәкми, моның файдасы юк. Бу матдәләрнең бер тәүлектә үзләштерелә торган нормасы бар. Килолап кишер ашагач, бер кило кишер үзләштерелә дигән сүз түгел. Организм үзенә кирәк кадәр генә ала. Мәсәлән, бу тәүлегенә 15 микрограмм булса, калганы ашкайнату тракты аша кире чыгарылачак», — ди белгеч.

Күзләр сәламәт булсын өчен дөрес тукланырга, ял һәм эш вакытын чиратлаштырырга, саф һавада физкультура белән шөгыльләнергә, елына кимендә бер тапкыр офтальмологта тикшеренергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100