Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кишер, кәбестә, чөгендергә су сибүне кайчан туктатырга?

Кәбестә мул су ярата, чөгендергә коры һава килешә. Яңгыр булса, кишергә дә су сибәргә кирәкми.

news_top_970_100
Кишер, кәбестә, чөгендергә су сибүне кайчан туктатырга?
https://pixabay.com

Тәҗрибәле бакчачылар уңыш җыяр алдыннан кишер, кәбестә, чөгендергә су сибүне туктатырга киңәш итә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Кәбестәне октябрьдә җыялар. Ул күп итеп су сипкәнне ярата. Июльдән сентябрь уртасына кадәр кәбестәгә мулдан су сибәргә кирәк. Уңыш җыяр алдыннан ике-өч атна алдан кәбестәгә су сибүне туктаталар.

Кишерне сентябрьнең соңгы ункөнлегендә алалар. Шуңа кадәр яңгырлар булмаса, кишергә атнасына бер тапкыр су сибәргә кирәк. Яңгыр булса, су сипмиләр. Уңыш җыярга ике атна кала кишергә су сибүне туктатырга кирәк.

Чөгендерне сентябрьнең икенче яртысында җыялар. Ул коры һаваны яхшы кичерә. Сезонга 5-6 тапкыр су сипсәң, җитә. Июль азагыннан башлап, чөгендергә су сибүне туктаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100