news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кишерне сирәклисе булмасын һәм мул уңыш бирсен өчен орлыкларны нишләтергә?

news_top
Кишерне сирәклисе булмасын һәм мул уңыш бирсен өчен орлыкларны нишләтергә?
https://pixabay.com/

Кишер утыртырга 10-12 көн калгач, орлыкларны бер чүпрәккә төйнәп, дымлы туфракка күмеп куегыз. Бу ысул киңәшләр сайтында чыкты. 

Шул вакыт эчендә орлыкларга нормаль итеп үсәргә комачаулый торган артык эфир майлары чыгып бетә. 

Аннары шыта башлаган орлыкларга бераз крахмал сибегез һәм туфракка утыртыгыз.

Шыткан орлыкларны бераз ара калдырып түтәлгә тезегез һәм коры туфрак яки ком белән каплагыз.

Берничә көннән кишер үсентеләре күренә башлар. Шуңа кадәр су сипми торыгыз. Юкса, туфрак өстендә кабык барлыкка килә һәм шытымнар чыга алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар