Кишернең аскы яфраклары кибә башлагач, ә тамыразыкның өске өлеше туфрактан күренеп тора башлагач, уңышны җыярга ярый дигән сүз. Бу хакта агроном Татьяна Дзюбага сылтама белән «Аргументы и факты» сайты яза.
Озак вакыт саклау өчен уртача яки соң өлгерә торган сортлар яхшы. Әгәр тамыразык җитештерүче күрсәткән зурлыкка җиткән икән, уңышны җыя башларга вакыт. Кишердә нечкә ак тамырчыклар барлыкка килү, бу артык җитешүне аңлата, дигән агроном.
Саклауга куяр алдыннан, бары тик сәламәт тамыразыкларын гына сайлап алырга кирәк. Кишердә ак мамыксыман кунык – ак черек, көрән таплар – соры черек, сытылып тора торган кара таплар фомоз булуын аңлата. Кишер сасы исле лайлалы массага әйләнсә, юеш бактериаль черек, ә кургаш-соры таплар – ризоктониоз.
Сәламәт тамыразыкларны саклауга алып куйганчы «Фитоспорин-М, Ж» препараты белән эшкәртәләр (1 литр суга 100 мл – 1 литр эремә 100 кг уңышка), соңыннан яхшылап киптерәләр. Кишерне комлы әрҗәләргә салып базда яки подвалда, 0.. +2 градуста саклыйлар.