Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кишерне маринадлау һәм кишердән чәй ясау ысулы

news_top_970_100
Кишерне маринадлау һәм кишердән чәй ясау ысулы
Гөлүзә Василова

Бакчачылар кишерне ала башлады. Һәр яшелчәне вакытында урнаштырып барсаң яхшы инде. Әгәр кишерләрнең матурларын кышка сакларга куйгансыз, ә вакларын, төрлечә бормаланып үскәннәрен нишләтергә белмичә баш ватасыз икән, бу рецептлар сезнең өчен.

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинаның пешермәгән, ясамаган нәрсәсе юк. Уңган хуҗабикәдән кишер маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.

3 литрлы банкага: 3 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 8-9 аш кашыгы аш серкәсе, тәмләткечләр. Банкаларга тәмләткечләрне һәм чистартылган кишерне тутырырга, кайнар су коярга, суы суынганчы тотарга. Берничә тапкыр шулай эшләсәгез була.

«Мондый кишер болай ашарга да, шулай ук ашларга салырга да тәмле була», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Кишердән чәй ясау өчен яшелчәне яхшылап юарга, эре угычтан уарга һәм киптерергә.

«Алдан яшелчә һәм җиләк-җимеш киптерә торган җайланмада киптердем, аннан сон духовкада 120°-130°та киптереп бетердем», – дип язган ул.

Комментарийларда чөгендердән дә шундый чәй ясап булганлыгын, ике яшелчә чәе дә бик тәмле булганын язганнар.

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100