Кишерләр зур һәм татлы булсын өчен нишләргә? – Һәркемнең өендә булган әйбер ярдәм итә
Тәҗрибәле бакчачылар эре һәм татлы кишер үстерергә ярдәм итә торган гади, ләкин нәтиҗәле ысул белән уртаклаша. Бу хакта киңәшләр сайтында язылган.
Бернинди химия дә юк – һәркемнең өендә булган әйбер.
Кирәк булачак:
- 1 чиләк җылы су
- 7 тамчы йод
Болгатабыз һәм атнага 1 тапкыр кишернең тамырларына сибәбез. Кишер күз алдында үсә башлаячак. Йод үсемлеккә туфрактан файдалы матдәләрне яхшырак сеңдерергә булыша, димәк, кишер татлырак та, хуш ислерәк тә, сусылрак та була. Нәтиҗәсе тагын да яхшырак булсын өчен, җирне йомшартырга һәм дымлылыкны сакларга онытмагыз. Берничә тамчы гына булса да, нәтиҗәсе бик яхшы, диелә хәбәрдә.
- Тоз да түгел, йод та түгел: Үлеп бара торган сарымсак кыякларын ничек терелтергә?
- Кыяр уңышы мул булсын өчен киңәшләр