news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кишердән тәмле торт рецепты

news_top
Кишердән тәмле торт рецепты
Фото: © Рания Кашшапова

Казан шәһәрендә яшәүче Рания Кашшапова кишердән торт әзерләгән. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бисквит өчен: 3 йомырка, 150 грамм шикәр, 200 мл сөт, 5 аш кашыгы сыек май,10 грамм көпшәкләндергеч, 200 грамм он, 200 грамм кишер, 100 грамм әстерхан чикләвеге, 1 бал кашыгы дарчин (корица) кирәк.

Әзерләү тәртибе: Йомырка белән шикәр комын күпертергә. Май, сөт өстәргә, тагын күпертергә. Көпшәкләндергеч белән он салып, болгатырга. Кишерне вак угычтан уарга. Массага кишер, чикләвек һәм тәмләткечләр өстәргә.

Яхшылап болгатырга һәм 20 см диаметрлы формага салырга. 170 градуска кадәр җылытылган мичтә 45-50 минут пешерергә.

Крем өчен 1 банка кайнатылган куертылган сөт, 100 грамм атланмай, ванилин кирәк. Май белән ванилинны агарганчы миксер белән әйләндерергә, аннан куертылган сөт өстәп, тагын яхшылап болгатырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар