Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кишер яфрагыннан ничек чәй ясарга?

news_top_970_100
Кишер яфрагыннан ничек чәй ясарга?
Фото: Гөлүзә Василова

Кишерләрегезне алдыгызмы әле дуслар? Кишер яфрагыннан чәй бик файдалы, шуңа да аны ташларга ашыкмагыз. Бу хакта «Кызыл таң» газетасында Гөлия Мөгаллимова яза:

- аяктагы кан тамырлары өчен (варикоздан);

- организмдагы ялкынсыну процессларыннан;

- югары холестериннан;

- гөмбәчек инфекцияләренә каршы;

- хатын-кызларның репродуктив системасы, гормоннар өчен файдалы һ.б.

Чәй ясау: Кишер яфрагыннан чәй ясау өчен, иң элек аның яфракларын җыеп, чүпләрдән аралыйбыз. Юып, саркытып алабыз. Эре итеп турыйбыз, киң савытка салып, кул белән согы чыгарлык итеп уабыз.

Озак кына уганнан соң, савытка тыгызлап тутырып, өстенә юеш чүпрәк каплап, авыр әйбер бастырып, якынча 1 тәүлеккә калдырабыз. Бер тәүлеккә якын вакыт үткәннән соң, аны табага таратып, кызу булмаган мичтә (60-70 градус) киптереп алабыз.

Ул төсен үзгәртеп, сорырак чәй төсенә керергә тиеш була. Чиста пыяла банкаларда яки кәгазь пакетларга салып саклыйбыз. Эчү өчен нәкъ кара чәй кебек пешереп алабыз. Сәламәт булыйк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100