
Чәчәр алдыннан кишер орлыкларын зарарсызландырырга кирәк, бу – аларның шытып чыгуын яхшырта һәм авырулардан саклый. Орлыкларны җиңелчә марганцовка яки водород перекисе эремәсендә (50 грамм суга берничә тамчы перекись) 30 минут тотарга кирәк. Кишер орлыгы чәчү өчен киңәшләрне «Российская газета» яза.
Бу киңәшләрдә әйтелгәнчә, орлыкларны 1 тәүлек җылы суда (40 – 50 градус) тотарга була, су суынган саен кайнар су өстәп торырга кирәк.
Орлыкларның шытып чыгуын тизләтү өчен, аларны чәчәргә 1 тәүлек кала үсеш стимуляторлары белән эшкәртергә яки дымлы тукымага төреп, беренче шытымнары барлыкка килгәнче 5-7 көн җылы урында тотарга була.
Кишерне нәрсәләр үскән урынга чәчәргә һәм нәрсә янына утыртырга ярый?
Кишерне элек томат, кыяр, борчак, кәбестә һәм бәрәңге үскән урыннарга утырту яхшы.
Суган белән күрше булса да яхшы, ул кишердәге вак чебенне куркыта. Ә кишернең исе исә, киресенчә, сугандагы вак чебенне куа.
Кишер арасында редис һәм салат яхшы үсә, алар кишер яфрагы актив үсә башлаганчы өлгерә.
Кишерне узган елда кишер яки башка тамыразыклар: чөгендер, шалкан үскән түтәлләргә утырмау хәерле. Шулай ук кишер укроп, петрушка һәм сельдерей белән күрше булырга яратмый.
Кишер утыртасы түтәл грунт суларыннан ерак, яктылык яхшы төшә торган җирдә булырга тиеш, юкса кишер вак була.
Кишер өчен иң яхшы туфрак – нейтраль яки 6-7 pHлы, әчелеге аз булган, ә иң яхшысы комсу яки җиңелчә балчыклы туфрак.
Туфракны һәм түтәлләрне әзерләү
Орлык чәчәр алдыннан туфракны һичшиксез йомшартырга, ташларын җыярга, чүп үләннәрен бетерергә. Чәчәргә 1-2 атна кала, черемә яки торф вагы белән компост кертергә.
Тирес кертү киңәш ителми, юкса тамырлары тармакланырга һәм кишер чебене ияләшергә мөмкин.
Утырту алдыннан туфракны бакыр купоросы эремәсе (10 литр суга 30 грамм) белән эшкәртергә кирәк.
Кишер утырту схемасы
Кишер орлыгы чәчү җайсыз, чөнки алар бик вак була. Әлбәттә, орлыкларны рәткә чәчеп чыгарга була, тик соңыннан шытымнар барлыкка килгәч, аларны сирәкләргә туры киләчәк.
Кишер орлыгы чәчү схемасы:
- Орлык бөртекләре арасы 2-4 см.
- Рәтләр арасы 15-20 см.
- Орлык чәчү тирәнлеге 2 сантиметрдан да күп булмасын.
Орлыкларны чәчкәннән соң, түтәл өстен кул белән баскалап тыгызлап чыгарга. Әгәр төннәр салкын булса, өстен агрополотно яки геотекстиль белән капларга, көндез ачарга.
Кайбер бакчачылар орлыкларны таркала торган лента-салфеткаларга яки бәдрәф кәгазенә чәчә. Мондый тасмаларда орлык яхшы күренә.
Тасмаларны буразнага куялар, өстенә туфрак чәчәләр һәм яхшылап су сибәләр.
Кайбер җитештерүчеләр орлыкларны лентада чыгара, бу – бик җайлы.
Киңәш. Орлыкларны 1:3 исәбеннән ком белән буташтырып та чәчәргә була, болай иткәндә, орлыклар туфракка тигезрәк чәчеләчәк.
Гранулалы орлыклар да чәчү өчен бик уңайлы, бу орлыклар төрле төскә буялган махсус кабыкта була. Мондый капсулалар гадәти орлыкларга караганда эрерәк, алар туфракта яхшы күренә, шулай ук алдан зарарсызландырырга һәм суда бүрттерергә дә кирәкми.