Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кишер түтәлен язын ничек әзерләргә ярамый?

news_top_970_100
Кишер түтәлен язын ничек әзерләргә ярамый?
"Татар-информ" архивы

Кишер көпшәк туфрак ярата. Ләкин әле күптән түгел генә ашлама кертелгән туфракны яратмый. Бакчачылар кишер утыртыр алдыннан компост, өстәмә ашламалар сала да, түтәл әзер, дип уйлый. Ә бу башкачарак булып чыга. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Түтәлне язын ашламалап әзерләү – вакытны бушка уздыру, көчне дә, ашламаны да әрәм итү. Кишергә яңа ашланган түтәл кирәкми. Шуңа күрә язын түтәл ясаганда компост та, тирес тә – черегән булса да, чи булса да салырга кирәкми.

Көлне язын сипмиләр. Оста бакчачылар сүзләренчә, нәкъ менә шуның аркасында кишер ботаклы-чатаклы, кәкре булып үсә.

Кишернең биш чын яфрагы чыккач кына ашлама кертергә була. Калий монофосфаты салу хәерле, диелә хәбәрдә.

Язын кишер чәчәр алдыннан 1 квадрат метрга 1 аш кашыгы күләмендә суперфосфат сибәргә була. Ләкин түтәлне тирән итеп казыгыз, кишер туфракны өстә генә түгел, аста да көпшәк булуын ярата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100