Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кишер пирогы рецепты

news_top_970_100
Кишер пирогы рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина «Телеграм» каналында кишер пирогы рецепты белән уртаклашкан.

Ингредиентлар: 4 йомырка, 150-200 грамм шикәр комы, 0,25 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 300 грамм кишер, 200 грамм он, 1,5 бал кашыгы көпшәкләндергеч.

Йомырка, үсемлек мае, тоз, шикәр салып тугларга. Вак угычтан уылган кишер салып яхшылап болгатырга, он белән көпшәкләндергеч салып тугларга.

Табаны майларга һәм камырны агызырга, 40-45 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100