«АиФ» газетасында кишер кәтлитләре рецепты чыкты.
Кирәк
- Кишер – 3 данә
- Җитен оны – 2 аш кашыгы
- Үсемлек мае – 2 аш кашыгы
- Бодай оны – 100 г
- Тоз – тәменчә
Әзерләү тәртибе
- Кишерне әрчеп, эре кыргычтан уыгыз.
- Ике төрле онны һәм тозны кушып, яхшылап болгатыгыз.
- Табаны утка куеп, үсемлек мае салыгыз.
- Кәтлитләр ясап, табага салыгыз һәм ике ягын да кызарганчы кыздырыгыз.
- Аннары сүрән утта, табаны капкач белән каплап, берничә тапкыр әйләндерә-әйләндерә пешереп бетерегез.