Кишер һәм чөгендер уңышын арттыру өчен халык чаралары белән бакчачы Ольга Созонова бүлеште, дип яза «Челнинские известия» сайты яза.
Кишер өчен
Бер чиләк суда 100 гр чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга һәм 1,5 сәгать тондырырга кирәк. Соңыннан түтәлләргә сибеп чыгарга.
Бер стакан көлне 3 литр суда эретергә һәм 6 сәгать тотарга. Соңыннан шушы эремәгә 10 литр чиста су һәм бераз марганцовка кристаллары өстәргә һәм кишергә сибрәгә кирәк.
Чөгендер өчен
Чүп үләннәреннән төнәтмә ясап ике атна тондырыга һәм 1:10 исәбеннән су белән болгатып түтәлләргә сибәргә кирәк.