Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кишер тәкәсе» рецепты

news_top_970_100
«Кишер тәкәсе» рецепты
Мәрьям Миннегулова

Аш-су блогеры Мәрьям Миннегулова социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе яратып ясый торган «кишер тәкә»сенең рецептын тәкъдим иткән.

1 чәй калагы коры чүпрәне 1 чәй калагы шикәр комы, әз генә су белән күпертеп алырга.

0,5 стакан җылы сөт,  0,5 стакан җылы су, 0,5 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, күперткән чүпрә, он салып камыр басарга. Соңыннан камырга 50 грамм үсемлек мае салырга һәм яхшылап басарга да җылы урынга куярга.

Эчлек өчен: дөгене юарга, кайнаган суга көнбагыш мае, тоз салып бүрттерергә, сөзәргә. 

Йөземне җылы суда юып, җылы суда тотып алырга.

Кишерне угычтан уарга, шикәр комы салырга, кул белән уарга, суын саркытырга.

Барысын бергә кушып, шикәр комы, угычтан акмай уып, эчлекне болгатырга.

«Кишер тәкәсе»н ясарга, йомырка сарысы белән майларга.

Мәрьям Миннегулова

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100