news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кишер баллы булып үссен өчен нәрсә сибәргә кирәк?

news_top
Кишер баллы булып үссен өчен нәрсә сибәргә кирәк?
"Татар-информ" архивы

Кишернең баллы булуы туфракның сыйфатына бәйле. Ул нейтраль булырга тиеш. Туфрак әче икән, аны известь ярдәмендә «төзәтергә» була. Бер квадрат метрга 400 – 500 грамм известь кирәк. Бу хакта «Киңәшләр» сайтында хәбәр ителә.

Әчелекне бетерергә һәм җирнең рН ын нормага китерү өчен көл дә ярдәм итә ала. Бер квадрат метрга 2 – 3 стакан агач көле кирәк була.

Шулай ук 2 аш кашыгы нитроаммофоска һәм 6 – 7 кристалл марганцовкадан ясалган ашламаның да файдасын күрерсез. Әлеге ашламаны сипсәгез, кишер баллы булачак. Бу ашламаны атнага 1 тапкыр ясыйлар. Аны август уртасына кадәр сибәргә кирәк.

Кишер баллы булсынга бор кислотасы да кулланалар. 1 бал кашыгы бор кислотасын 10 литрлы суга салалар. Бу катнашманы кишергә августта 2 – 3 атна дәвамында, 5 көн интервал калдырып сибәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар