Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киселгән карбызны суыткычта ничә көн сакларга ярый?

news_top_970_100
Киселгән карбызны суыткычта ничә көн сакларга ярый?
pixabay.com

Киселгән карбызны озак сакларга ярамый. Иң яхшысы бер утыруда ашап бетереп була торган карбыз алу. Әмма еш алай була алмый. Шуңа күрә карбызның калган өлешен саклау чаралары күрергә кирәк. Бу хакта «Аргументы и факты» газетасы яза.

Киселгән карбызны өстәлдә калдырырга ярамый, бигрәк тә җылы вакытта. Анда бактерияләрбик тиз үрчи башлый һәм нибары бер сәгать торган карбызны ашасаң да, агуланырга мөмкин.

Киселгән карбызны салкында, гадәттә суыткычта сакларга кирәк. Шулай ук базда яки идән астында да саклап була, чөнки монда температура 10 градустан түбәнрәк.

Карбыз салкында якынча ике тәүлек саклана, шулай да аны бер тәүлектән дә артык сакламау яхшырак булыр. Чөнки ике тәүлектән соң карбыз балын югалта һәм тәмсезләнә башлый.

Саклаганда карбызны киселгән ягы белән аска каратып куярга кирәк. Чөнки бөтен дымы өскә таба күтәрелә һәм мондый халәттә аның суы азрак ага, шуңа күрә тәме озаграк саклана.

Карбызны башка ризыклардан ераграк саклау хәерле. Карбыз янында кискен исле ризыклар торырга тиеш түгел.

Әгәр карбызны азык пленкасына төреп куярга уйласагыз, карбызны аскы ягы белән тәлинкәгә куярга һәм тәлинкәсе белән бергә төрергә кирәк. Әгәр пленка карбызның йомшагына тиеп торса, ул йомшара һәм лайлалана башлый.

Базда саклар өчен киселгән карбызны кәстрүлгә, чиләккә яки табакка куярга һәм капкач белән капларга кирәк. Болай эшләгәндә карбыз суыткычтагыга караганда берничә көн озаграк та саклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100