Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Киселгән карбыз сатып алмагыз» – табиб карбыздан агулану төрләрен аңлатты

Карбыз белән агуланган очракта нәрсә эшләргә һәм карбызның кабыгын ашарга ярыймы? Казанның югары категорияле табиб-инфекционисты Әлфия Зөфәрова әлеге сорауларга җавап бирде һәм кешене карбыздагы нинди матдәләр агулавын сөйләде.

news_top_970_100
«Киселгән карбыз сатып алмагыз» – табиб карбыздан агулану төрләрен аңлатты
Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Карбыз ашау файдалы», – ди Казанның югары категорияле табиб-инфекционисты Әлфия Зөфәрова, һәр «карбыз сезоны»нда агулану очракларын үз күзләре белән күреп торса да. Табиб «Казанские ведомости» басмасына карбызның барлык органнар һәм системаларны юдырып чыгаруын сөйләде.

Карбыз куркыныч тудырмасын өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Карбызны ашар алдыннан сабын белән юарга кирәк. Аларны күбрәк көньяк илләрдән һәм еш кына антисанитар шартларда алып киләләр. Киселгән карбызларны сатып алырга ярамый. Баллы урында микроблар бик тиз үрчи, –  ди инфекционист.

Ул карбызларны кисеп сатуга каршы. Еш кына сатып алучылар, өлгергәнлегенә инану өчен, карбызны үзләре үк кисеп бирергә куша.

Әлбәттә, болай эшләргә ярамый. Базарда пычакны юарга да шартлар юк. Карбыз – баллы мохит. Хәзер көннәр җылы, сатучылар еш кына пычакларын пычрак чүпрәк белән сөртеп ала да, карбызга микроблар эләгә, һәм берничә сәгать эчендә бактерияләр колониясе үрчи, – дип аңлата ул.

Йогышлы чирләр табибы фикеренчә, очраклы урыннарда сатып алынган карбызлар куркыныч тудыра ала.

Карбыз – ул җиләк, ул барыбер авыр металл тозларын туплый. Шуңа күрә аны сәүдә өчен билгеләнгән урыннардан сатып алу яхшырак. Юл кырыйларында сатылганнарының кайда үстерелгәнен, аларга нинди ашламалар сибүләрен белмибез. Еш кына анда «селитрлар»да, «нитратлар» да була, – ди белгеч.

Карбыздан агулану билгеләре

Табиб сүзләренә караганда, агуланган вакытта, беренче чиратта кеше коса башлый, диарея башлана, һәм интоксикациянең гомуми симптомнары күзәтелә: температура күтәрелә, кеше хәлсезләнә.

Инфекционист буларак, организмга бактерияләр түгел, ә аларның яшәеш калдыклары эләгү турында –токсикоинфекция турында сөйләячәкмен. Татлы мохиттә бактерияләр организмга тәэсир итә торган экзотоксиннарны бүлеп чыгара. Кеше организмына эләгеп, алар канга сеңә. Иң беренче реакция – хәл китү, баш авырту, күңел болгану һәм косу. Әгәр эч киткән икән, димәк, организмга ниндидер җитди бактерия, күп очракта дизентерия таякчыгы, эчәк таякчыгы эләккән, – дип аңлата инфекционист табиб.

Тән температурасы токсиннар аркасында югары күтәрелә. Бу токсиннарны бактерияләр ашказаны согы аша узган вакытта бүлеп чыгара.

Әгәр бактерияләрнең кайсыдыр өлеше ашказаны согы каршылыгы аша узып, нечкә эчәклеккә эләгә икән, анда эчәк инфекциясе үсеше башлана. Мондый вакытта 5-7-10 тапкыр эч китә ала. Бу – дизентерия дә, энтерит клиникасы да, колит клиникасы да, – ди ул.

Кеше җиләктәге химикатлар белән агуланса, аның күңеле болгана, һәм ул коса. Агулануның мондый төре өчен тән температурасының күтәрелүе хас түгел.

Карбызда селитрлар күп булса, алар бөерләр һәм бавырга зыян китерергә мөмкин. Тик карбызда, гадәттә, алар шулкадәр күп түгел. Билгеләре – күңел болгану, укшыту, үзеңне начар хис итү, – дип билгеләп үтә табиб.

Агуланганда нишләргә

Агуланган очракта, белгечләр ашказанын юдырырга киңәш итә. Әгәр зыян күрүченең хәленнән килсә, аңа салкын су эчәргә һәм косып карарга тырышырга кирәк. Моны ашыгыч ярдәм килгәнче эшләргә була.

Теләсә кайсы очракта квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү яхшырак. Кайчагында, бигрәк тә кечкенә балаларның хәлләре бик тиз авырая. Клиник яктан бу – организмдагы сыеклыкны, тозларны югалту фонында килеп чыга. Шуңа күрә табибка вакытында мөрәҗәгать итү һәм чирне аздырмау яхшырак, – дип өнди Зөфәрова.

Карбыз кабыгын ашамау хәерле

Халыкта, карбызны кабыгына кадәр кимерү – зарарлы, дигән фикер фәнни яктан аңлатыла. Йогышлы чир табиблары да моның белән килешә.

Бу фикер расланды. Кыяр, кабак, кавын һәм карбыз кебек культуралар зарарлы матдәләрне кабыкка туплыйлар. Шуңа күрә аларның кабыгын ашарга киңәш ителми, – ди инфекционист.

Киселгән карбызны саклау мәсьәләсе дә мөһим.

Иң мөһиме – карбызны суыткычта саклау һәм бер тәүлектән дә озак түгел. Киселгән карбызны өстәлдә, теләсә кайсы башка җылы урында сакларга ярамый, – дип нәтиҗә ясады йогышлы авырулар табибы Әлфия Зөфәрова.

 

Дамира Хәйруллина

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100