Киселгән алма ни сәбәпле карала?
Алманың күзәнәкләре «җимерелгәндә» барлыкка килгән химик реакциядән соң, меланин дигән матдә барлыкка килә һәм бу урын кара-кучкыл төскә керә.
Алманы тешләп капкач яки кисеп алгач, берникадәр вакыттан соң бу урын карала. Гадәттә, моны алма составындагы тимер «күгәрү» дип саныйлар. Ләкин моның сәбәбе башка булуын фактлар сайтында язалар.
Алмада тимер бар, тик күп түгел — 100 г алмада 0,1 мг була. Организмда тимер микъдарын тәэмин итү өчен көненә тугыз алма ашарга кирәк дигән сүз.
Алма каралу — җимешнең корткычларга каршы механизмы эшли башлау белән аңлатыла. Җимеш механик «җимерелгән» очракта, аның күзәнәкләренең митохондрияләрендә полифенолоксидаза дигән махсус фермент чыга, ул күзәнәктәге полифеноль компонентларның хинон дигән матдәгә әверелүен китереп чыгара. Хинон исә меланин дигән матдә барлыкка китерә. (Кеше кояшта кызынганда да меланин матдәсе барлыкка килә һәм тәнгә кара-кучкыл төс бирә.) Меланин — саклагыч механизмның нәтиҗәсе була. Ул күзәнәкләрне корткычлар ашый алмый торган халәткә китерә. Суганда да шундый саклагыч механизм бар.
Әлеге химик реакция алма күзәнәкләре «җимерелгәндә» генә башлана. Корткычлар алманы тишсә, шушы механизм эшли башлый.
Каралган алма бик аппетитлы булмый. Шуңа күрә алма үстерүчеләр моңа каршы ысул уйлап тапкан. Ферментны нейтральләштерү өчен, алманы югары температурага кадәр кыска вакыт эчендә генә җылытып алалар. Моның өчен алманы лимон яки аскорбин кислотасы кушылган эремәгә салып алалар. Мондый алма кибет киштәсендә озак торса да, каралмый.
Заманча фәнни технологияләр селекция яки генетик модификация ысулын куллана. Бу очракта фермент ясалуга җавап бирә торган генны «сүндереп» куялар. Мондый алманы өстәмә эшкәртәсе дә юк, алар бик озак саклана, файдалы үзлекләрен югалтмый, диелә хәбәрдә.