Киләсе тәүлектә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Җомга көнне Татарстанда яшенле яңгыр, 21 м/с кадәр тизлектә кыска вакытлы көчле җил, томан һәм боз явуы фаразлана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына яшен вакытында мөмкин кадәр бинадан чыкмаска, өйдә яки башка ябык урында булырга киңәш итә. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.
Урамда реклама такталарыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән читтә тору мөһим.
Барлык тәрәзәләрне ныклап ябарга, балкон һәм лоджияләрдәге төшеп китәргә мөмкин әйберләрне өйгә кертеп куярга кирәк. Яшен вакытында тәрәзәдән ераграк тору хәерле – өйдә дә, эш урынында да, диелә хәбәрдә.