Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кисәтү ясаган ир белән хатынны яшьләр кыйнап имгәткән

news_top_970_100
Кисәтү ясаган ир белән хатынны яшьләр кыйнап имгәткән
Владимир Васильев

Түбән Новгородта яшәүче ир белән хатынны исерек яшьләр кыйнаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

19 ноябрьдә булган вакыйга турында хәбәр әле хәзер генә таралды. Ир белән хатынны исерек яшь ир-атлар һәм хатын-кызлар төркеме имгәткән.

Күп фатирлы йортта яшәүче ир белән хатын лифтка таба бара. Шул чакта алар подъезд ишеген аяк белән тибеп ачып кереп килүче яшьләрне күрә. Ир кеше яшьләргә кисәтү ясый, ул уртак милеккә сакчыл карарга чакыра. Шуннан соң яшьләр ир-атны кыйный, типкәли башлый.

Берничә яшь ир-ат шушы йортта яшәүче ирне кыйнаган чакта, шул ук компаниядәге ике яшь хатын-кыз да эшкә керешә – алар ир-атның хатынын кыйный башлый. Һөҗүм итүче яшь хатыннарның берсенең кулында бала була, ул шул килеш кыйнавын дәвам итә, аяклары белән типкәли. Икенче хатын аңа ярдәм итә.

Исерек компаниядәге ир-атларның берсе подъезд ишегенең ике яклы пыяласын йодрыгы белән бәреп вата.

Шуннан соң исерекләр төркеме качып китә. Зыян күрүче ир белән хатынны хастаханәгә илтәләр. Хатынның бармагы сынган, сеңерләре өзелгән. Ир исә авыр хәлдә, аның кабыргаларын сындырганнар, ул инде бер ай чамасы эшкә дә йөри алмый.

Ир белән хатын фаразлаганча, исерек яшьләр бу йортта тәүлеккә генә фатир арендалап торган булуы ихтимал. Алар полициягә гариза язган. Һөҗүм итүчеләрнең йөзләрен подъездда һәм лифтта тора торган видеокүзәтү камералары төшереп алган. Ләкин аларны әлегә тапмаганнар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100