Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кисәтү: Якын кешең үлгәч, аның банк хисапларын, аккаунтларын бетермәү куркыныч!

news_top_970_100
Кисәтү: Якын кешең үлгәч, аның банк хисапларын, аккаунтларын бетермәү куркыныч!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Цифрлы Россия» проекты кураторы Антон Немкин SIM-карталар белән бәйле яңа мошенниклык турында кисәтте. Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр үлгән кешеләрнең номерларын яңадан терки һәм аларның банклардагы, мессенджерлардагы аккаунтларына керә. Бу хакта ул РИА «Новости»га сөйләгән.

«Ачык чыганаклардан яки мәгълүматлар базасыннан алынган ялган документлар һәм мәгълүмат ярдәмендә җинаятьчеләр мобиль операторларга мөрәҗәгать итә һәм шул ук номер белән яңа SIM-карта ала», – дип сөйләгән Антон Немкин.

Шулай ук аның сүзләренчә, кабат теркәлгән SIM-картаны уңышлы активлаштырганнан соң, җинаятьчеләр төп верификация ысулы буларак әлеге телефон номерына беркетелгән барлык хисап язмаларына контрольне алырга мөмкин.

«Әгәр варислар үлгән кешенең банк счетларын ябарга, СМС буенча авторизацияне сүндерергә яки вафат кешенең аккаунтын бетерергә өлгермәгән булса, аеруча куркыныч. Мондый каналлар аркылы җинаятьчеләр акча алырга, цифрлы кошелекка керергә яки үлгән кешенең шәхесен алга таба да ниндидер афералар өчен кулланырга мөмкин», – дигән депутат.

Немкин фикеренчә, мондый схемалар SIM-карта дубликатын биргәндә җитәрлек верификация булмау аркасында килеп чыга.

«Контроль йомшаграк булган, ә халыкның цифрлы өлкәдә белеме түбән булган төбәкләрдә мондый очраклар сизелми дә килеп чыга. Моннан тыш, туганнар да СИМ-каратны яңадан эшләтеп алулары турында белмәскә мөмкин, чөнки номер башка файдаланылмый кебек тоела», – дигән ул.

Депутат сүзләренчә, мондый куркынычлардан саклану өчен, вафат кешенең туганнары элемтә операторларына номер хуҗасының үлеме турында тизрәк хәбәр итәргә һәм номерны деактивацияләүне таләп итәргә кирәк.

«Шулай ук барлык бәйле цифрлы һәм финанс сервисларын ябу яки яңадан рәсмиләштерү мөһим. Цифрлы тәңгәллек чорында хәтта кеше үлгәннән соң да аның мәгълүматлары кулланылырга мөмкин, һәм аның якыннарының бурычы – бу куркынычларны мөмкин кадәр киметү», – дип киңәш иткән депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100