news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кисәтү: Татарстанда бүген кич, төнлә һәм иртәгә иртән яшен көтелә

news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтү таратты. Татарстанда алдагы тәүлек эчендә көчле яңгыр, яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көтелә, диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Яшен вакытында биналардан урамга чыкмаска, өйдә калырга кирәк. Балаларны караусыз калдырмаска киңәш ителә.

Урамда реклама, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр үткәргечләреннән читтә торырга кирәк.

Барлык тәрәзәләрне ныклап ябып куярга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып керергә кирәк.

Торак яки эш бүлмәсендә тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору сорала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар