Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә булган фаҗигадә мәктәп укучысы зыян күрде. Шул сәбәпле әти-әниләр балаларына иясез әйберләр тапкан очракта иминлек кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Искәртеп үтик, 9 яшьлек Глебның кикбоксинг тренировкасына барышы була. Балалар мәйданчыгында ул җирдә яткан акча күрә, аны ала. Акчаны кулына алгач, ул шартлый. Табибларга аның кул бармакларын өлешчә ампутацияләргә туры килә.
Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга кагылырга, табылган әйберне күчерергә яки ачарга, алар янәшәсендә мобиль телефон кулланырга, табылдыкка якын килергә ярамый.
Куркыныч янамый торган ераклыкка китәргә, әлеге табылдык турында 112 номерына шалтыратып әйтергә, тирә-яктагы кешеләрне кисәтергә, белгечләр килеп җиткәнен көтәргә кирәк.
Куркыныч әйберләр җәмәгать транспортында, подъездларда һәм ишегалларында, сәүдә үзәкләрендә, балалар мәйданчыкларында, белем бирү оешмаларында табылырга мөмкин.
«Шуны истә тотарга кирәк: тыштан гап-гади булган әйберләр – сумка, уенчык, тартма – бик куркыныч булырга мөмкин», – дип кисәттеләр министрлыкта.