Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кисәтү: «онлай-бәйгедә туганым өчен тавыш бир әле» дигән үтенечкә җавап бирү куркыныч!

news_top_970_100
Кисәтү: «онлай-бәйгедә туганым өчен тавыш бир әле» дигән үтенечкә җавап бирү куркыныч!
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы телеграм-каналында «онлайн-бәйгедә тавыш бир әле» дигән үтенечләрне мошенниклар җибәрергә мөмкин булуы турында кисәтәләр.

«Минем сеңлем өчен тавыш бир әле, зинһар!» – мошенниклардан шундый үтенечләрне Татарстан кешеләренә җибәрә башлаганнар.

Сылтама буенча күчеп, тавыш бирүдә катнашкач, сез интернетта хисап язмаларындагы шәхси мәгълүматыгызны югалтырга мөмкин!

Чистайда яшәүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул кызының мессенджерына фотография өчен тавыш бирергә сылтама килүен сөйли. Кызы сылтама буенча керә, мошенниклар аның телефоныннан хисап язмасы белешмәсен урлый, бер банктагы шәхси кабинетына керә һәм үз хисапларына 44 мең сум акча күчерәләр.

Җинаять эше ачылган.

Хокук саклаучылар иминлек кагыйдәләрен истә тотарга, сак булырга чакыра. Таныш булмаган сылтама аша күчмәгез, хәтта танышыгыздан килсә дә. Хәбәр җибәргән кешегә шалтыратып белешегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100