news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кисәк кенә үлеп китмәс өчен нишләргә?

news_top
Кисәк кенә үлеп китмәс өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында кисәк кенә йөрәк туктаудан үлмәс өчен киңәш бирде.

Моның сәбәпләре күп, һәм ул яшькә генә карамый. Яшьләр дә кисәк үләргә мөмкин. Бу тумыштан килгән баш мие аневризмасы, билгеле бер дарулардан тромбоэмболия, аритмия булырга мөмкин.

Шулай ук тәмәке тарту, гипертония, артык авырлык, канда глюкоза, холестерин микъдары бик зур булу, нәселдәнлек тә кисәк үлемгә китерергә мөмкин.

«Шушыларның берәрсе сездә бармы? Булса – көрәшегез. Ябыгыгыз, статиннар эчегез, хәрәкәтләнегез, ни туры килә шуны ашаудан туктагыз, тәмәкене ташлагыз», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар