Кисәк кенә ябыгу нәрсәсе белән куркыныч?
Гәүдә авырлыгы бик зур булганда иң күбе 10-15 кг югалтырга була, диде табиб.
Диетолог Елена Астахова тиз ябыгуның куркынычлары турында сөйләде дип яза «АиФ» басмасы.
Аның сүзләренчә, болай ябыкканда канга кисәк кенә токсиннар тарала, нәтиҗәдә кеше организмы үз мае белән агулана.
Гәүдә авырлыгы бик зур булганда иң күбе 10-15 кг югалтырга була, диде табиб.
Елена Астахова әйтүенчә, әгәр бавыр организм интоксикациясен җиңә алмый икән, ул барысын да май тукымаларына чыгара.
Белгеч баланслы тукланырга, диетада аксымнарны, майларны һәм углеводларны дөрес итеп бүләргә һәм әкренләп порцияләрне киметеп ашарга тәкъдим итә.
Диетолог аңлатканча, авырлыкны киметә һәм аны арттырмый торган ризыкларны дөрес сайлаганда артык майлардан котылып булачак.