news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киртәне җимереп качкан сыер көтүе шәһәрдә мәхшәр ясаган, поездларны туктаткан - видео

Чалырга дип җыелган хайваннар абзардан чыгып качкан.

news_top
Киртәне җимереп качкан сыер көтүе шәһәрдә мәхшәр ясаган, поездларны туктаткан - видео
https://pixabay.com

АКШта сыерлар бөтен бер шәһәрдә мәхшәр ясаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Сыерлар восстаниесен полицейскийлар туктатырга маташты», — дип яза матбугат чаралары.

Көнбатыш Верджиниядәге Блуфилд шәһәрендә чалырга дип җыелган хайваннар киртәне җимереп, чыгып качкан. Алар урамда аварияләр китереп чыгарган. Поездлар хәрәкәтен туктатып торырга туры килгән. Урамнар буйлап чабышып йөргәч, сыерлар ял паркына киткән. Алар тоттырмас өчен гел йөгереп йөргән.

Сыерларны бер тәүлектән артык җыйганнар. Журналистлар әлеге хәлне туры эфирда күрәстеп торган.

Сыерларның өчтән берен тотканнар, калганнары әле дә иректә, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар