Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кировта туй авария, җәнҗал һәм полиция хезмәткәрләренә каршы сугыш белән тәмамланган

news_top_970_100

Кировта туй авария, җәнҗал һәм полиция хезмәткәрләре белән сугыш белән тәмамланган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Туйда урын бик кысан була. Бик исерек кунакларның берсе кафеның парковкасын киңәйтергә маташа һәм, туй тасмалары белән бизәлгән «Лада» машинасына утырып, койманы бәрдерә.

Урынга полиция хезмәткәрләре килә, алар исерек ир-атны патруль машинасына утыртмакчы була. Ләкин туй кунагы бар көченә каршы тора, аңа наручник кидерергә мәҗбүр булалар.

Исерек ир-атка ярдәмгә туйдагы башка кунаклар килеп җитә. Салмыш кешеләр полиция тоткарлаган ир-атны хокук саклаучылардан тартып алмакчы була. Полиция хезмәткәрләре ярдәм чакырырга мәҗбүр була.

Урынга тагын берничә экипаж килә. Шуннан соң гына тәртип урнаштыралар. Кагыйдә бозучыларны полиция бүлегенә алып китәләр, туйдагы калган кунаклар таралыша. Тантана шулкадәр тиз бетә, кәләш чәчәк бәйләмен дә ыргыта алмый кала. Бәйләм урамдагы утыргычта ятып калды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100