Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кировта танылган радиодиджей коронавирустан соң өзлегүдән үлгән

Ябык табут санаулы минут эчендә чәчәкләргә күмелде, дип яза шаһитлар.

news_top_970_100
Кировта танылган радиодиджей коронавирустан соң өзлегүдән үлгән

5 августта Киров шәһәрендә 45 яшендә вафат булган Наталья Небованы соңгы юлга озатканнар. Ул коронавирустан соң өзлегүләрдән 31 июльдә вафат булган. Аны әтисе янына Макарьев зиратына җирлиләр. Бу турыда «В городе Кирове» порталы хәбәр итте.

Озак вакыт биредәге радиостанцияләрнең берсендә диджей булып эшләгән Натальяны ачык, мәрхәмәтле һәм тормышны ярата торган кеше буларак искә алалар. Күпләр аны эфирга чыккач әйтә торган «С вами радость ваша, Небова Наташа» сүзләре буенча истә калдырган.

Аның белән хушлашырга туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, бергә укыган иптәшләре һәм укучылары килгән.

Мәрхүмәне ябык табутта җирләгәннәр. Табут санаулы минут эчендә чәчәкләргә күмелде, диелә бу хәбәрдә.

Соңгы вакытта Наталья зур төзелеш компаниясендә маркетолог булып эшләгән. Ул коронавирус белән авырый һәм инде терелә башлый. Ләкин тромб аркасында кисәк кенә үлеп китә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100