Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кировта подгузник кына кигән сабый балалар бакчасыннан урамга чыгып киткән – видео

news_top_970_100

Киров шәһәрендәге балалар бакчасыннан яшь ярымлык сабый подгузник кигән килеш кенә урамга чыгып киткән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

11 ноябрьдә булган вакыйга кадрлары социаль челтәрләрдә таралган.

Кадрларда әле йөрергә дә өйрәнеп җитмәгән баланың яланаяк килеш юлга йөгереп чыгуы күренә. Велосипедта узып баручы курьер ярымшәрә сабыйны күреп ала һәм туктый. Малай юлга чыгып, курьерга нидер күрсәтә башлый. Аннары баланы узып баручы хатын-кыз да күреп ала.

Курьер баланы кулына ала һәм хатынның фатирына кертә. Битараф булмаган узып баручылар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра. Табиблар сабыйны карый, аның гомеренә куркыныч янамый. Хокук саклаучылар баланы ата-анасына тапшыра.

Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, бакча хезмәткәрләре сабый югалуын бер сәгатьтән генә аңлап ала. Бакча тәрбиячеләрен битарафлыкта гаеплиләр, җаваплылыкка тартуны таләп итәләр.

Әлегә баланың урамга ничек чыгып китүе ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100