news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кировта нәни малай эшләп торган циркуляр пычкысына егылган

news_top

Киров шәһәрендә табиблар бер баланы үлемнән коткарып калган. Малай эшләп тора торган циркуляр пычкысы өстенә егылган. Бу турыда https://gorodkirov.ru Киров өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Яраланган баланың анасы сүзләренчә, бала пычкы өстенә башы белән төшә. Бар да очраклы килеп чыга. Сабый абына һәм әйләнеп торган дискка бәрелә. Аның башы имгәнә, баш сөякләре сына, башында 12 см озынлыктагы яра була.

Табиблар операция ясап, сабыйны коткара. Хәзер аны хастаханәдән чыгарганнар, баланы хирург, педиатр һәм невролог күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар