Киров шәһәрендә фатирда күгәрек гөмбәсе аркасында үсмер малай инвалид калган
Фатир идәненнән гөмбәләр үсә, стеналар каралып күгәреп беткән.

Киров шәһәрендә бер гаилә яши торган фатирда дымлылык югары булу сәбәпле, күгәрек гөмбәсе үрчегән. Стеналар каралган, гөмбәләр идәннән дә үсә. Үсмер бала хроник авырудан интегә, әти-әнисе дә сәламәт түгел. Бу хәл коммуналь хезмәтләр гаебе аркасында барлыкка килгән. Алар инде берничә ел кайнар су торбасын төзәтә алмый. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Антоновлар гаиләсе яшәгән фатирны 7 ел элек кара күгәрек баса. Бөтен стенада да гөмбәчекләр, сасы ис бар.
«Сулыш алырга авыр, күгәрек, мүк барлыкка килде. Без тончыга башладык», — ди хуҗабикә Ирина.
Узган гасырның илленче елларында төзелгән йортта подвал юк, коммуникацияләр идән астыннан уза. Шуңа күрә торбалардан пар урамдагы люк аша түгел, ә Антоновлар фатиры аша чыга. Кыш көне биредә дымлы һәм җылы, үсемлекләр өчен идеаль шартлар.
Роспотребнадзор тикшерүе кыш көне бүлмәдә 90 процент дымлылык булуын ачыклаган. Биредә кешеләргә яшәргә ярамый. Иринаның ире аңын югалтып егыла, ә улы төнлә сулыш алу кыен булуга зарлана.
7 ел эчендә бала биш тапкыр хастаханәдә ята. Хәзер аның үпкәләреннән даими рәвештә сыеклык суыртып алалар. Егетнең өч хроник авыруы бар. Аңа инвалидлык та биргәннәр. Табиблар сүзләренчә, күченмәсәләр, егетнең хәле тагын да начарланачак.
Ирина Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Анда иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү хакында җинаять эше ачканнар.
Хәзер коммуналь хезмәтләр эшкә керешкән, алар торбаларны рәтләргә җыена. Бу гаилә куркыныч гөмбәчектән котыла алырмы — әлегә билгесез. Башка фатирга күчәргә мөмкинлекләре дә юк. Ә үсмер баланың хәле катлаулана бара. Алар шәһәр администрациясе игътибар итеп, гаиләгә фатир бирер дип өметләнә, диелә хәбәрдә.