news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсенең элекке губернаторы, ришвәтчелек өчен 8 ел утырганнан соң, иреккә чыккан

news_top
Киров өлкәсенең элекке губернаторы, ришвәтчелек өчен 8 ел утырганнан соң, иреккә чыккан
«Shot» телеграм каналы

Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белых иреккә чыккан. Ул ришвәт алу эше буенча 8 ел утырган. Бу хакта «Shot» телеграм каналы яза.

2016 елда төбәкнең элеккеге башлыгы Мәскәү ресторанында акча алганда эләгә. Тикшерү комитеты фаразы буенча, ул бизнесмен Альберт Ларицкийдан 200 мең евро һәм Юрий Судгаймердан 400 мең евро ала. Элекке губернатор гаепне ахырга кадәр кире кага һәм соңгы сүзендә хәтта анекдотлар сөйли.

Түрәне ришвәт эше буенча 8 елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр, шуның өстенә 48,2 миллион сум штраф түләргә тиеш була. Азат ителгәннән соң, Белых 3 ел дәвамында дәүләт хезмәте вазифаларында эшли алмаячак.

«Shot»ка билгеле булганча, Белых соңгы берничә көндә Кировтагы 1нче СИЗОда башка җинаять эше буенча булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар