news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә янгында ике бала һәм аларның атасы һәлак булган

news_top
Киров өлкәсендә янгында ике бала һәм аларның атасы һәлак булган
https://kirov.sledcom.ru

Киров өлкәсендә янгында ир-ат һәм ике бала һәлак булган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты һәм прокуратурага сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 3 ноябрьдә иртән Кирово-Чепецкий районында була. Чуваши авылындагы ике фатирлы йорт яна. Унберләр тирәсендә башланган янгынны 16.30 сәгатьтә генә сүндереп бетерәләр. 

Якынча белешмә буенча, янгында ике бала һәм ир-ат үлә, ир-ат балаларның атасы булган, дип фаразлана. Ут чыгу сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар