Киров өлкәсенә ракета һөҗүме вакытында алты кеше һәлак булган, тагын 26 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Соколов хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».
Киров өлкәсендә ракета сәнәгать предприятиесенә һөҗүм иткән. Урында ашыгыч хезмәтләр эшләгән.
«Киев режимының Кировтагы предприятиегә һөҗүме нәтиҗәсендә, кызганычка, 32 кеше зыян күрде. Аларның алтысы урында ук һәлак булды. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», – дип язган Соколов социаль челтәрләрдә.
Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтелә.
Һөҗүмнән соң предприятиедә чыккан янгын сүндерелгән. Хәзер аның нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара. Су белән тәэмин итү һәм электр бирү торгызылган, диелә хәбәрдә.