Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә яшәүче үсмер кыз эчендә биш литрлы шеш үскән

Баланың корсагы зураймаган, шеш эчтә таралып үсеп яткан.

news_top_970_100
Киров өлкәсендә яшәүче үсмер кыз эчендә биш литрлы шеш үскән
https://pixabay.com

Киров өлкә балалар клиник хастаханәсенә 14 яшьлек кыз баланы китергәннәр. Аның эчендә бик зур киста — шеш үскән. Киста 5 литр 800 миллилитр күләмендә булган. Бу турыда Киров басмасы хәбәр итте.

Хастаханәнең хирургия бүлеге җитәкчесе Виталий Лапшин сүзләренчә, 14 яшьлек кыз башта үзе яши торган урындагы поликлиникага мөрәҗәгать итә. Аның температурасы төшми интектерә. Үсмерне тикшергәч, эчендә бик зур шеш булуы ачыклана. Баланы тиз арада өлкә хастаханәсенә озаталар. 

Кызга биредә компьютер томографиясе ясыйлар. Шеш баланың бөтен корсак куышлыгын биләп алуы ачыклана. Үсмернең эчәклеген күреп тә булмый, аны киста каплаган була. 

Табиблар балга операция ясый. Аның корсагына өч тишем ясап, шеш эченнән 5 литр 800 миллилитр күләмендә төссез сыеклыкны суыртып алалар, аннары кистаны да чыгаралар.

«Бала безгә килгәндә тышкы яктан гадәти иде, корсагы да зур үсмәгән. Киста аның корсагында тигезләп таралып урнашкан, шуңа күрә тышкы яктан берни сизелми. Бала корсагы зураюга да зарланмады», — ди табиб.

Хәзер баланың хәле яхшырган, аның өйгә кайтып китәсе килә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100