Киров өлкәсендә торак йортта газ шартлаган, үлүче һәм имгәнүче кешеләр бар
Бик каты пешкән бер хатын-кыз реанимациядә ята.
Киров өлкәсендәге Кинур бистәсендә урнашкан күп фатирлы йортта газ шартлаган. Өч кеше имгәнгән, бер кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Шартлау бүген иртән 6.30 сәгатьтә өч катлы бинаның беренче катында була. 1957 елда туган ир-ат үлгән. 1969 елда туган хатын-кыз бик каты пешкән. Биредә яшәүче 16 кешене эвакуацияләгәннәр.
Ике кешегә табиблар ярдәм күрсәткән һәм алар өйләрнә кайтып киткән. Бик каты пешкән хатын-кыз хастаханәдә реанимациядә ята.
«Беренче каттагы стеналарның бер өлеше җимерелгән. Хәзер хәрабәләрне аралау эшләре бара. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана», — дип сөйли Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча Кризислы очракларда идарә үзәге җитәкчесе Евгений Скочилов.
Бу эшне прокуратура һәм Тикшерү комитеты хезмәтләре тикшерә.
ТАСС агентлыгы төбәкнең экстрен хезмәтләрендәге чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, шартлау газ чыгып тору сәбәпле булырга мөмкин.