Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә коронавируска тест ясарга килгән табибны кыйнаганнар

Ашыгыч ярдәм машинасына төнлә белән һөҗүм итәләр.

news_top_970_100
Киров өлкәсендә коронавируска тест ясарга килгән табибны кыйнаганнар
https://vk.com/podslushano_chepetsk

17 апрельдә Кирово-Чепецк шәһәрендә ашыгыч ярдәм фельдшерын һәм машина йөртүчесен кыйнаганнар. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Шимбәгә каршы төндә Россия проспектында урнашкан йорт янына ашыгыч ярдәм килә. Шул вакытта машина йөртүчегә ике ир-ат һөҗүм итә. Хезмәттәшен якламакчы булган фельдшерны да исерек ир-атлар кыйнап ташлый. 

«18 апрельгә каршы төндә ашыгыч ярдәмнән хәбәр килде. Исерек халәттәге ике кеше машина йөртүчене кыйнаган. Җәнҗалга табиб кушылган, аннары аны да кыйнаганнар. Аларга килгән зыянны бәяләү өчен экспертиза билгеләнде», — дип сөйләгәннәр Киров өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп тора. Аннары роликны социаль челтәрләрдә тараталар. 

«Тикшерү эшләре бара, һөҗүм итүчеләрнең шәхесен ачыклыйлар. Тикшерү һәм экспертиза нәтиҗәләре билгеле булгач, җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк», — дип аңлатканнар ведомствода.

Төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәнчә, фельдшер бу йортта яшәүче кешедән коронавирус анализы алырга килгән булган.

Соңрак ашыгыч ярдәм бригадасына һөҗүм итүчеләрнең 31 һәм 35 яшьлек ике ир-ат булуы ачыкланды. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«17 апрельдә кичке ун сәгатьтә Кирово-Чепецк шәһәрендә чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм бригадасының табибын һәм машина йөртүчесен кыйныйлар. Һөҗүм итүче ике ир-ат исерек була. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының „Кирово-Чепецк“ бүлегенә хәбәр иттеләр. Тикшерү барышында һөҗүм итүчеләрнең шәхесе ачыкланды. Бу — биредә яшәүче 1985 елда һәм 1989 елда туган ике ир-ат. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Җинаять эше кузгату турында карар тикшерү нәтиҗәләре нигезендә кабул ителәчәк», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100