Киров өлкәсендә дүрт яшьлек малай ике тәүлек буена бер ялгызы урманда адашып йөргән
Бу төннәрдә Киров өлкәсендә температура нуль градуска кадәр төшкән.
Узган якшәмбедә Киров өлкәсендә дүрт яшьлек бала югала. Нәни малайны ике тәүлек чамасы эзләгәч кенә табалар. Бу турыда РИА Новости агентлыгына «Лиза Алерт» эзләү-коткару төркеме хәбәр иткән.
17 майда кичке якта Киров өлкәсенең Лебяжье районындагы Якино авылында 4 яшьлек малай югала. Әти-әнисе бала югалу турында икенче көнне генә полициягә хәбәр итә. Хокук саклаучылар баланы эзли башлый. Тикшерүче-криминалистлар, җинаятьчеләрне эзләүчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, кинологлар, «Лиза Алерт» төркеме волонтерлары һәм авыл халкы җәлеп ителә. Тикшерү комитеты җинаять эше ача.
«Баланы төнлә дә эзләдек. Ташландык биналарны, урманны тикшердек. Биредә зур сулыклар юк, ләкин сазлыклар күп. Алар бала өчен зур куркыныч тудыра. Квадрокоптерлар ярдәмендә эзлибез», — дип сөйләгән эзләү төркеме вәкиле.
Баланы эзләшергә Кострома, Казан, Пермь волонтерлары килгән, Чувашия һәм Марий Эл эзләүчеләре дә кушылган.
«Көндез Киров өлкәсендә җылы, төнлә нуль градус чамасы. Бала ике төн үзе генә инде. Төп куркыныч — салкын тию, сусау, вакыт безгә каршы эшли. Булдыра алган барысын да эшлибез», — дип сөйләгән булган агентлык чыганагы.
Әлеге вакыйга бүген бәхетле очрак булып тәмамланды. «Югалган бала табылды. Ул исән. Аны „Лиза Алерт“ егетләре тапты. Бу — безнең малай, расланды. Әлегә өстәмә белешмә бирә алмыйбыз, бик дулкынланабыз, рәсми хисап соңрак була» — дип сөйләгән агентлык чыганагы.
Малай ике тәүлек чамасы бер ялгызы урманда адашып йөри. Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, баланы волонтерлар, хокук саклаучылар һәм авыл халкы бергәләп эшләү нәтиҗәсендә тапканнар. Хәзер баланың сәламәтлеген тикшерәләр.