news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә авариядә өч кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

Имгәнүчеләр арасында ике бала бар.

news_top
Киров өлкәсендә авариядә өч кеше үлгән, биш кеше имгәнгән
Киров өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

27 декабрьдә кич белән Киров өлкәсендәге Белая Холуница шәһәреннән биш километр ераклыкта ике машина бәрелешкән. Авариядә өч кеше үлгән, биш кеше имгәнгән. Бу турыда өлкән буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Фаҗига Р-243 Кострома — Шарья — Киров — Пермь трассасында була. Якынча версия буенча, машиналарның берсе каршы як полосага чыккан һәм икенчесе белән кара-каршы бәрелешкән.

Өч кеше урында ук үлгән. Имгәнгән биш кешенең икесе балалар, аларның барысына да табиблар ярдәм иткән. 

Авария сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар