Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә аучылар поши һәм кабан дуңгызы дип белеп ике ир-атны атканнар

Бер ир-ат яраланган, икенчесе хастаханәдә вафат булган.

news_top_970_100
Киров өлкәсендә аучылар поши һәм кабан дуңгызы дип белеп ике ир-атны атканнар
pixabay.com

8 ноябрьдә Киров өлкәсенең Котельнический районында ау вакытында ике бәхетсезлек очрагы була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Покровское авылы тирәсендә 30 яшьлек аучы пошига дип төзәп ата. Тик ул 61 яшьлек ир-атны атып имгәтә. Бу ир-ат та аучы була, ул үзе дә поши атмакчы булып йөргән. Бәхеткә, 61 яшьлек ир-атның иңбашы гына яралана, аны хастаханәгә озаталар.

Шул ук көнне Бокалово авылы тирәсендә тагын бер очрак була. Бу юлы 63 яшьлек ир-ат үлә. Аңа 34 яшьлек аучы ата. Бу аучы кабан дуңгызына дип төзи, тик бу урында 63 яшьлек ир-ат йөри торган була. Яраланган ир-атны хастаханәгә илтәләр, тик ул бераздан вафат була.

Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге очракларны тикшерүчеләр өйрәнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100