news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киров һәм Мәскәү районнарының экс-башлыгыннан якынча ярты миллиард түләттерәчәкләр

news_top

Татарстанның Югары суды Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең элеккеге башлыгы Сергей Миронов һәм аның туганнары тарафыннан расланмаган керемнәргә сатып алынган милекне дәүләт файдасына түләттерү турында прокуратура дәгъвасын карады. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Миронов гаиләсенең күчемсез милек сатып алу өчен чыгымнары күрсәтелгән керемнәргә туры килми.

Ул үзенә һәм якыннары исеменә 45 күчемсез милек объекты теркәгән. Моннан тыш, расланмаган керемнәргә сатып алган 8 күчемсез милек объекты саткан һәм, торак булмаган биналарны арендага биреп, акча алган.

Суд прокуратура таләбен канәгатьләндергән һәм Мироновтан 437 млн сум түләттерү карары чыгарган.

Элегрәк Сергей Миронов, ышанычны югалту сәбәпле, прокуратура дәгъвасы буенча, эштән азат ителгән иде.

Мироновка карата «Вазифаи вәкаләтләрне арттыру» һәм «Вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану» маддәләре буенча җинаять эшләре судта карала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар