Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киркоров, Лолита, Собчак кичәдә ярымшәрә килеш биеп, кәеф-сафа корып йөргән

news_top_970_100
Киркоров, Лолита, Собчак кичәдә ярымшәрә килеш биеп, кәеф-сафа корып йөргән

Җәмәгатьчелек вәкилләре Мәскәүнең бер клубында узган «ялангач кичә»не тикшерүне сорый. Бу бәйрәмдә рус эстрадасы йолдызлары күңел ачкан, дип яза «Комсомольская правда».

Бу видеода Лолита ялангач егет белән кочаклаша, аңа рәхмәт әйтә:

«База» телеграм-каналы язуынча, бәйрәмне Анастасия Ивлеева оештырган. Ярымшәрә җыела торган бәйрәмгә Филипп Киркоров, Лолита Милявская һәм Дима Биланнан алып Джиган, Ксения Собчак һәм киемнәрдән бары тик оекбашы (җенес әгъзасына кигән) гына булган рэперларга кадәр җыелган.

Бу видеода Филипп Киркоров бу бәйрәмгә бик тә шатлана, Лолита өлкән буынның аеруча «тирән» эшләвен әйтә:

Кичәнең темасы – ялангач тән булган, шуңа күрә «йолдызлар»га, нәрсә кияргә икән, дип борчылып торырга туры килмәгән, тәннәрен бизәнү әйберләре белән «каплаганнар». Мәсәлән, Ивлееваның билендә бриллиантлар һәм зөбәрҗәтләрдән торган 23 миллион (!) сумлык муенса булган.

Сәхнәдә Vacio исеме белән чыгыш ясаучы рэпер бөтенләй дә киенеп тормаган. Телеграм-канал аны «шәрәләр кичә»сенең «йолдызы» дип тапкан.

Видеодан күренгәнчә, Vacio «костюмы» кайбер кунакларга бик ошаган, ул игътибар үзәгендә булган.

Прокуратурага гариза белән мөрәҗәгать иткән җәмәгатьчелек фикеренчә, илдә махсус хәрби операция бара, ә бу кичәдә катнашучылар ЛГБТны пропагандалый (экстремистик оешма дип танылган һәм Россиядә тыелган «ЛГБТ халыкара иҗтимагый хәрәкәте»)...

Бу фотода Ксения Собчак оекбаштан гына килгән рэперга салкын тияр дип борчыла, күрәсең.

Рэпер Джиган (Денис Устименко-Вейнштейн) – Россиядәге иң популяр блогер, 4 бала әнисе Оксана Самойлованың ире дә «шәрәләр кичәсе»нә хатыныннан башка гына килгән кебек, кәефе шәп күренә.

Ә бу видеода «йолдызлар» байлыкларын күрсәтә:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100