Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киркоров Алла Пугачеваның хыянәте турында: «Дүрт ел «мөгезле» булып яшәдем»

news_top_970_100
Киркоров Алла Пугачеваның хыянәте турында: «Дүрт ел «мөгезле» булып яшәдем»
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Филипп Киркоров һәм Алла Пугачева 1994 елда өйләнешә. Алар 11 ел бергә яши. Бу – Пугачева өчен дүртенче никах булса, Киркоров өчен беренчесе була. Филипп сөйгәнен алиһәгә тиңли һәм бөтен гомерен аның белән бергә уздырырга әзер була. Җырчы үзен яраткан хатын-кызы белән берни дә аера алмас дип уйлый. Әмма барысы да башкача килеп чыга, аларның гаилә тормышын хыянәт җимерә. Филипп Алланың үзенә яшь комик Максим Галкин* белән хыянәт итүен белә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Артист сүзләренчә, Пугачева яшь, амбицияле Галкинның* игътибарына каршы тора алмаган. Алла никахларының соңгы 4 елында иренә хыянәт итеп яшәгән.

«Аңа [Аллага] ялагайлана башлаган да инде, ул эреп киткән. Инде 4 ел буена «мөгезле» булып яшәвемне аңладым. Матур әкият бер мизгелдә юкка чыкты», – дип сөйләгән Киркоров «НТВ» телеканалындагы «Новые русские сенсации» тапшыруында.

Филипп Алла белән аерылуны бик авыр кичергән. Ләкин хәзер ул элекке хатынына ачу сакламый, Галкин белән үз бәхетен тапкандыр дип өметләнә.

«Ул аның белән бәхетле. Аллаһ аңа саулык бирсен», – дигән Киркоров.

Алла Пугачева һәм Филипп Киркоров Санкт-Петербургта ЗАГСта язылыша. Никахлары (венчание) Иерусалимда була. Алла бервакытта да Израильгә битараф булмый. Ахыр чиктә, ул Россиядән киткәч, ире һәм балалары белән нәкъ шунда сыена. Галкин һәм Пугачева 2022 елның февралендә, Максим Россияне һәм хәрби операцияне тәнкыйтьләгәннән соң, эмиграциягә китте.

Аерылганнан соң да, Киркоров элекке хатынына баштагыча ук хөрмәт белән карый. Хәтта Алла Галкин белән бергә Россиядән киткәннән соң да, Киркоров аларны гаепләү, бәла ягудан якларга-сакларга тырышты. Үз вакытында Филипп социаль челтәрдә Галкинны һәм Пугачеваны яклап пост та урнаштырган иде. Максим Филиппның бу адымын шулай тиеш дип кабул итте. Ә соңыннан үзенең чит илдәге концертларында мыскыл итте. Ә җырчы бөтен халык алдында аны хуплаганнан соң, Максим болай эшләр дип уйлап та карамаган.

«Нинди вакытлар кичергәнемне күз алдына да китерә алмыйсыз. Иноагентны яклаган өчен әйбәт эләкте. Бу хәлләрдән соң Максим мине мыскыллап йөрер дип көтмәгән идем», – дип сөйләгән булган Киркоров баштарак.

*Россия Юстиция министрлыгы карары буенча чит ил агенты дип танылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100